Хатын-кыз эт сату турындагы белдерүне интернетта тапкан
Фото: Денис Гордийко
47 яшьлек зыян күрүче сөйләвенчә, интернет-сәүдә мәйданчыкларының берсендә ул йоркшир терьерын сату турында белдерү тапкан һәм сатучы белән элемтәгә кергән. Яклар, түләү башкарылганнан соң, хатын-кыз көчекне алып китә алачак дип килешә. Акча күчерү өчен аферистлар сылтама җибәрәләр, Казанда яшәүче хатын-кыз аның аша үтеп, банк картасы мәгълүматларын керткән. Шуннан соң сатучы элемтәгә керми башлый.
Зыян күрүче шунда ук «Гвардия» полиция бүлегенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 2 нче «Мошенниклык» өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.