Сату турында белдерүне зыян күрүче интернетта тапкан.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче апрель). ТР башкаласында яшәүче 33 яшьлек ханым мошенникларның хәйләләренә эләккән. Зыян суммасы 14 мең сум тәшкил итә.
Зыян күрүче сүзләренчә, ул балалар коляскасы сатып алырга уйлаган һәм интернетта белдерү тапкан. Хатын сатучыга яза, ул аңа түләү өчен сылтама җибәргән. Аның буенча күчкәннән соң, зыян күрүченең банк картасыннан бар булган акчалары алына. Казанда яшәүче хатын мошенникларның корбаны булуын аңлый һәм полициягә гариза язган.
Бу факт буенча «Танкодром» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 2 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүчеләрне эзләү бара.
Исегезгә төшерәбез, интернетта товар сатып алганда сатып алучыдан товар килеп җиткәнче яки аны җибәргәнче үк алдан түләүне сорый торган аферистлар белән очрашырга мөмкин. Шәһәрлеләргә товарларны тикшерелгән интернет мәйданчыкларында гына сатып алырга киңәш ителә, алдан ук башка алучыларның да бәяләмәләрне өйрәнү сорала.