В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гаджетлар урынына зыян күрүчегә муляжлар җибәрелгән.
Фото: Денис Гордийко
Гыйнвар аенда «Авиатөзелеш» полиция бүлегенә 34 яшьлек казанлы мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренчә, интернет-сервисларның берсендә ул смартфоннарны кулай бәяләрдән сату турында белдерү күргән. Тәкъдим кешене кызыксындырган һәм ул сатучыга язган. Сатып алу детальләре турында сөйләшкәннән соң, зыян күрүче 6 смартфонга заказ бирә һәм сатучыга товар өчен акчаларны дүрт тапкыр бүлеп күчерә. Гариза бирүчегә посылка килгәч, ул гаджетлар урынына муляжлар җибәрелүен ачыклый.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсендәге 3 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Халыктан игътибарлы булуларын сорыйлар, интернетта товар сатканда мошенниклык очраклары көн саен очрый. Аферистларның хәйләләренә эләкмәс өчен, товарны үз күзләрегез белән күрмичә сатып алмагыз.