В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аферистлар зыян күрүчене алдан түләргә ышандырган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче март). Казанда яшәүче ханым смартфон сатып алырга теләп, мошенникларның хәйләсенә эләгә. Зыян күләме 40 мең сум тәшкил иткән.
19 яшьлек зыян күрүче «Япеев» полиция бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать иткән. Кыз сөйләгәнчә, ул телефон сату турында мәгълүматны бушлай хәбәрләр сайтында тапкан. Казанлы сатучыга язган һәм килешү шартлары турында килешкән. Кыз аферистларга 40 мең сум акча күчергән, әмма смартфонны аңа тапшырмаганнар.
Полицейскийлар РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 2 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатты, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Халыкны игътибарлы булырга чакыралар, товарларны интернет аша сатканда мошенниклык очраклары көн саен очрый. Аферистларның хәйләләренә эләкмәс өчен, товарны үз күзләрең белән күрмичә сатып алмаска кирәк. Әгәр сез җинаять корбаны булсагыз, полициягә 102 яки 112 телефоннары аша хәбәр итегез.