Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.02.2023, 11:32

Казанның 49 нчы номерлы мәктәбе каршында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен җайлаштырылган ачык типтагы физкультура-савыктыру комплексы һәм спорт залы барлыкка киләчәк

Ачык типтагы физкультура-сәламәтләндерү комплексын төзү 80% ка төгәлләнгән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче февраль, Диана Жиленкова). Казанның 49 нчы мәктәбендә быел инклюзив кластерны булдыру дәвам итәчәк. Узган ел ачылган иҗат остаханәсенә өстәп, гомуми белем бирү учреждениесе территориясендә ачык типтагы физкультура-сәламәтләндерү комплексы һәм спорт залы өчен өстәмә корпус төзелә. Бу хакта ТР башкаласы Мэры Илсур Метшинга бер ел эчендә башкарылган эш нәтиҗәләре буенча хисап киңәшмәсендә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов хәбәр итте.

Ачык типтагы физкультура-савыктыру комплексы «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль программасы буенча төзелә. Биредә бер сәгать дәвамында 100 гә якын кеше шөгыльләнә алачак. Спорткомплекста трибуналы футбол кыры, баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары, йөгерү юллары һәм воркаут-тренажерлар, шул исәптән көч таләп итә торганнары булачак, дип сөйләде Ф.Нурмөхәммәтов. Хәзерге вакытта эшләр 80% ка тәмамланган. Ачык спорт мәйданчыгы укучылар, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар, шулай ук микрорайонда яшәүчеләр өчен ачык булачак.

Шулай ук 49 нчы мәктәптә 615 кв.м мәйданлы спорт залы өчен өстәмә корпус төзелә башлады, ул да сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен җайлаштырыла. Район администрациясе башлыгы сүзләренә караганда, анда вестибюль, киенү-чишенү бүлмәләре, тренажер һәм спорт заллары, инвентарь бүлмәсе, ЛФК залы һәм бочча төзекләндереләчәк, пандуслар урнаштырылачак. Бер үк вакытта биредә 30 га кадәр укучы шөгыльләнә алачак.

895 кв.м мәйданлы спорт залының өстәмә корпусы 7 нче гимназия территориясендә дә төзелә. Бүгенге көндә төзелеш эшләре 35% ка башкарылган. Яңа корпуста гомуми физик әзерлек, баскетбол, волейбол һәм башка активлыклар буенча дәресләр уздырылачак. Якынча сыйдырышлык 40-50 кеше тәшкил итәчәк. Биредә укучылар, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар да шөгыльләнә алачак.

Исегезгә төшерәбез, узган елның җәендә 49 нчы мәктәп каршында укучылар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен «МастерОК» иҗади ял үзәге ачылды. Ул 300 кв.м мәйданлы уку йортының өстәмә корпусында урнашкан. Үзәктә дүрт юнәлеш буенча остаханә җиһазландырылган: слесарь һәм агач эше остаханәләре, робототехника һәм иҗади остаханә. Бина сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен пандуслар һәм санузеллар белән ясалган. Хәзерге вакытта ял үзәгендә сәламәтлек үзенчәлекләре булган 30 бала даими нигездә шөгыльләнә.

Барлык яңалыклар