В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Зыян күрүче юлдашлар эзләү өчен кушымтада аферистлар хәйләсенә эләгә.
Фото: Марат Мөгыйнов
Зыян күрүче сүзләренчә, ул Пермьгә барырга булган һәм юлдашлар эзләү өчен махсус кушымтадан файдаланган. Сервиста 39 яшьлек хатын-кыз кызыклы тәкъдим тапкан. Аның белән шофер элемтәгә керә һәм җибәрелгән сылтама буенча бронь түләүне сорый. Зыян күрүче 9 мең сум акча күчергән, шуннан соң аңа янә аферисттан шалтырату килгән, янәсе акча килмәгән дип хәбәр иткән. Зыян күрүче тагын 9 мең сум акча күчергән, машина йөртүче шуннан соң юкка чыккан.
Әлеге факт буенча «Савиново» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 2 нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Россия Эчке эшләр министрлыгы мошенниклык очраклары арту сәбәпле, халыктан игътибарлы булуларын сорый. Күрсәтелмәгән хезмәт өчен түләргә ярамый. Әгәр дә машина йөртүче алдан түләү сораса, ризалашмагыз, бүтән юлдаш табыгыз. Сәфәр өчен хезмәт үтәлгәннән соң түләргә кирәк – кәгазь акча белән яки кушымта аша банк картасына күчереп.