Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.10.2024, 16:12

Россия һәм Көньяк Африка республикасы президентлары БРИКС саммитында сөйләшүләр уздырды

Очрашу Казан Кремленең Губернатор сараенда узды

Казан Кремлендә БРИКС саммиты кысаларында Россия президенты Владимир Путин Көньяк Африка республикасы лидеры Сирил Рамафоса белән очрашты. Яклар ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгыту, сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек һәм күпполяр дөнья булдыру өчен халыкара аренада көчләрне координацияләү турында фикер алыштылар.

Көньяк Африка республикасын очрашуда халыкара мөнәсәбәтләр һәм хезмәттәшлек министры Рональд Оззи Ламола, президентның хокук һәм халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Нокуханья Джеле, халыкара мөнәсәбәтләр һәм хезмәттәшлек министрлыгының Көнчыгыш Европа идарәсе директоры Севела Мавис Нкгапеле һәм башкалар тәкъдим итте. Россиядән Губернатор сараендагы әңгәмәгә Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров, президент администрациясе җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин, президент ярдәмчесе Юрий Ушаков һәм башкалар килде.

«Агымдагы елда Россия Көньяк Африка республикасыннан берләшмәдә рәислек эстафетасын кабул итте. Без эшебезне Йоханнесбургтагы саммитта ирешелгән нәтиҗәләрне исәпкә алып төзедек. Яңа катнашучыларны БРИКСның күп дәрәҗәле архитектурасына органик интеграцияләүгә өстенлекле игътибар бирелде. Көньяк Африка дуслары белән тыгыз элемтәдә партнер дәүләтләр категориясе учреждениесенең модальлеген килештерү өстендә эшләдек», – диде Владимир Путин, очрашуны ачып.

Ул Россия һәм Көньяк Африка республикасы арасындагы мөнәсәбәтләр киң колачлы стратегик партнерлык, тигез хокуклылык һәм үзара хөрмәт принципларына нигезләнә, дип өстәде. Россия Африка континенты илләре белән мөнәсәбәтләрне ныгытуга аерым әһәмият бирә. Россия–Африка Петербург саммиты нәтиҗәләре буенча кабул ителгән декларация һәм 2026 елга кадәр гамәлләр планын тормышка ашыру өстендә уртак эш дәвам итә. «Сезнең тышкы сәясәт ведомствосы башлыгын Сочида 9-10 ноябрьдә Россия–Африка партнерлыгы форумының беренче министрлык конференциясендә көтәбез», – дип чакырды РФ президенты, дип хәбәр ителә Кремль сайтында.

Матамела Сирил Рамафоса Владимир Путинны Россия рәислегендә саммит оештырылуы белән котлады: «Сез, чыннан да, эстафетаны бездән соң кабул иттегез. Без Көньяк Африка республикасында сез киңәйтелгән БРИКС кысаларында саммит оештыра алсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләдек. Һәм без берләшүебезне ныгыту өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдек». Көньяк Африка республикасы президенты билгеләп үткәнчә, саммитта катнашучыларны зур эш көтә: алар сәясәт, сәүдә, тынычлык, иминлек һәм сәүдә әйләнешенә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышачак.

Кунак шулай ук Россиягә дәүләткә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде: «Без һәрьяклап сезнең ярдәмне алуыбызга бик шатбыз. Һәм шуның нәтиҗәсендә без тарихыбызның бу этабына ирештек. Без Россияне бик кыйммәтле союздаш һәм дус дип саныйбыз. Сез безне баштан ук, без апартеидка каршы көрәшкән көннәрдән алып бүгенге көнгә кадәр хупладыгыз. Безгә монда булу бик куанычлы вакыйга. Бу мөһим фикер алышуларны Казанда, БРИКС гаиләсендә уздыруыбызга бик шатбыз», – дип фикерен йомгаклады әңгәмәдәш.

Моңа кадәр Владимир Путин Яңа үсеш банкы башлыгы Дилма Руссефф һәм Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди белән сөйләшүләр үткәрде. Очрашулар шулай ук Казан Кремленең Губернатор сараенда узды.

Исегезгә төшерәбез, Саммитта катнашучылар Казанга килүләрен дәвам итәләр. Соңгы мәгълүматларга караганда, шәһәр барлыгы 36 ил һәм алты халыкара оешма вәкилләрен кабул итәчәк. Шул ук вакытта 22 делегацияне дәүләт лидерлары җитәкләячәк.

БРИКС саммиты Казанда 22 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бүген шәһәрдә рәсми булмаган төшке ашка килүче делегация башлыкларын каршы алалар. Иртәгә утырышлар тар һәм киңәйтелгән составларда планлаштырылган. Аннары делегация башлыкларының рәсми очрашуы һәм кабул итү тантанасы узачак. 24 октябрьдә «аутрич» һәм «БРИКС плюс» форматларында пленар утырышлар узачак. Саммит Владимир Путинның матбугат конференциясе белән тәмамланачак.

Барлык яңалыклар