Системаны Ташкентның Юнысабад районында быел ук кертергә планлаштыралар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь). Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёевка Ташкентның Юнысабад районында күп фатирлы йортлар белән идарә итү буенча тәкъдимәр презентацияләнде. Алар Казан тәҗрибәсенә нигезләнеп ясалды.
Алар профессиональ хезмәт күрсәтү компанияләре санын арттыру, икътисади тотрыклылыкның материаль-техник нигезен ныгыту һәм тәэмин итүне күз алдында тоталар. Президент билгеләп үткәнчә, системаны быел ук кертергә кирәк, һәр йортка сервис компанияләре хезмәтләрен кертергә һәм аларга ташламалар бирергә кирәк, дип хәбәр итә Үзбәкстан башлыгы матбугат хезмәте.
Искәртергә кирәк, моңа кадәр Үзбәкстан делегациясе Казанда сәфәр белән булган иде, аның барышында алар ТР башкаласының шәһәр хуҗалыгының төрле өлкәләрендә булган тәҗрибәсе белән танышканнар иде. Үзбәкстан Республикасының Торак-коммуналь хезмәт күрсәтү министрлыгы бер ел элек төзелде һәм аның белгечләре Татарстанга аның әлеге өлкәдә тәҗрибәсе белән танышырга килгәннәр иде.