В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вәзгыять республика башлыгының шәхси контролендә тора.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 175-нче номерлы Казан гимназиясендә булган фаҗигадә һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
«Зур фаҗига. Коточкыч җинаять булды – гөнаһсыз балаларга ату. Килеп чыккан хәлнең сәбәпләрен ачыклыйбыз, барлык хезмәтләр дә эшли. Вәзгыятьне шәхси контрольдә тотам. Һәлак булганнарның гаиләләренең тирән кайгыларын уртаклашам», – дип язды ТР Президенты Instagram социаль челтәрендәге үз битендә.
Исегезгә төшерәбез, 12-нче май Татарстанда матәм көне дип игълан ителде. Бүген иртән 175-нче номерлы Казан гимназиясендә атыш нәтиҗәсендә сигез кеше, шул исәптән җиде бала һәлак булды. Республикада террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы узды.