В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Нигъмәтуллин, Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Д.Калинкин һәм башкалар катнашты.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте
Чарада шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин һәм башкалар катнашты.
Кунакларны сәламләп, ТР Президенты агымдагы елның апрелендә Мьянмага ясалган визиты турында искә төшерде. «Сезнең гүзәл илегезне, аның ничек яшәвен һәм үсүен күрү, Мьянма халкының рухын һәм мәдәниятен тою зур тәэсирләр калдырды», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул Мьянма Премьер-министрына Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибары өчен рәхмәт белдерде. «Мьянма – Россия Федерациясенең Азия-Тын океан төбәгендә һәм халыкара аренада ышанычлы партнеры. Безнең илләр арасындагы элемтәләр күпьеллык тарихка ия – киләсе елда без Россия-Мьянма мөнәсәбәтләре урнашуга 75 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты ассызыклаганча, Татарстан Мьянма белән партнерлык элемтәләрен ныгытуга зур игътибар бирә, һәм мәдәният, фән, мәгариф, спорт һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлек өчен перспективалар билгеләде. «Без ачык һәм алга таба да элемтәләрне үстерүгә әзер. Ике як өчен дә файдалы элемтәләрне җайга сала алырлык юнәлешләр күп», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов һәм хезмәттәшлекне ныгыту өчен кайбер мәсьәләләрне, шул исәптән логистика белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә кирәклеген билгеләп үтте.
Мин Аунг Хлайн үз чиратында Мьянма белән Татарстан арасындагы партнерлык элемтәләрен югары бәяләде. «Минемчә, безнең барлык очрашулар һәм сөйләшүләр чыннан да бик нәтиҗәле һәм безнең эштә уңай нәтиҗәләр бирә», – дип ассызыклады ул.
Мьянма Премьер-министры билгеләгәнчә, Татарстан бүген актив үсә, моңа региондагы машина төзелеше, нефть химиясе, аграр-сәнәгать комплексы һәм IT-өлкәдә эш алып бару ярдәм итә. «Без киләчәктә дә мөнәсәбәтләрне үстерергә телибез. Моның өчен барлык мөмкинлекләрне кулланырга кирәк», – дип нәтиҗә ясады Мин Аунг Хлайн.