Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.11.2022, 13:11

Татарстан Президенты Казан Кремлендә Сенегалның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очрашты

Чарада Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче ноябрь). Татарстан башкаласына эш визиты белән Сенегал Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Жан-Батист Тиатьи Тина килде. Бүген ул Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.

Чарада шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, ТР Президенты ярдәмчесе Газинур Бакиров, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Сенегал җитәкчелегенә 2022 елның мартында Татарстан делегациясе өчен аларның иленә визит оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Татарстан белән Сенегал хезмәттәшлеге Россия белән Сенегал арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән.

Татарстан Президенты сүзләренчә, республика Сенегал белән багланышларны үстерергә тели, соңгы вакытта элемтәләр активлашты. Татарстан Милли олимпия комитеты президенты һәм Сенегал Президенты киңәшчесе Мамаду Дьяня Ндьяй җитәкчелегендәге делегацияне, шулай ук SIFI компанияләр төркеме генераль директоры Габдеррахман Ндиае җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркемен җитәкләвен искәртте. Сенегал – халыкның 95% тан артыграгы ислам динен тота торган мөселман иле. Үз чиратында, Татарстан – мөселман дөньясының иң төньяк өлеше.

Татарстан һәм Сенегалның хезмәттәшлекне үстерү һәм тулаем Россия – Сенегал мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен яхшы мөмкинлекләре бар, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук киләсе елда илебездә «Россия – Африка» икенче саммитын үткәрү планлаштырылуын җиткерде.

Жан-Батист Тиатьи Тина Казанда 9 нчы ноябрьгә кадәр булачак. Визит программасында – ТР Милли китапханәсендә, Казан федераль университетында, Иннополиста, шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгында очрашуларда катнашу, дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте.

Фоторепортаж

Видеорепортаж

Барлык яңалыклар