Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.12.2021, 11:32

Татарстан Президенты муниципалитетлар башлыкларына яңа коммуналь техника ачкычларын тапшырды

2022 елда республикага 69 машина кайтачак.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика муниципаль берәмлекләре вәкилләренә яңа коммуналь техниканың ачкычларын тапшырды. Татарстанга барлыгы 69 машина кайтачак. Тантана «Казан» Халыкара ат-спорт комплексы каршындагы мәйданчыкта узды. Анда Казан Мэры Илсур Метшин һәм башка муниципаль берәмлекләр башлыклары, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, шулай ук профильле министрлыклар вәкилләре катнашты.

Шулай итеп, урам-юл челтәрендә эшләр башкару өчен транспорт ачкычларын 41 муниципаль берәмлек башлыкларына тапшырдылар. Инде 2022 елда ук республикага асылмалы җиһазлар белән 16 төяү-җыю машинасы, 3 мини-төягеч, 33 фронталь төягеч һәм 17 автогрейдер китереләчәк. Барлык машиналарда да ГЛОНАСС системасы урнаштырылган, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

«69 берәмлек техника районнарга җибәреләчәк. Безнең муниципалитетлар өчен Яңа ел – ул һәрвакыт икеләтә йөкләнеш, чөнки чиста юллар белән, йортларны җылылык, газ белән өзлексез тәэмин итәргә кирәк. Яңа коммуналь техника быел ук үз бурычларын үтәячәк», – диде Татарстан Президенты. Ул тагын 86 берәмлек техника районнар өчен билгеләнгән, һәм алар да якын арада кайтачак, дип өстәде.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов барысын да якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. «Без елны яхшы икътисадый һәм инвестицион күрсәткечләр белән тәмамлыйбыз. Киләсе ел бурычлары арасында барлык милли проектларда катнашу, инде башланган масштаблы проектларны гамәлгә ашыру. Бу елны лаеклы төгәлләүдә муниципаль берәмлекләр башлыкларының, авыл җирлекләре җитәкчеләренең өлеше зур», – диде ТР Президенты.

Фоторепортаж
Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларга яңа коммуналь техника ачкычларын тапшырды
Барлык яңалыклар