Казанда Рус теле көне һәм Александр Пушкинның тууына 223 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте
Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Моннан тыш, бүген республиканың барлык шәһәр һәм районнарында тематик чаралар – конкурслар, викториналар, лекторийлар, онлайн-күргәзмәләр, театральләштерелгән тамашалар, әдәби салоннар утырышлары оештырыла, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.