Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.04.2021, 17:12

Татарстан Президенты муниципаль хезмәткәрләрне Җирле үзидарә көне белән котлады

Бәйрәм чарасында А.Песошин, Ф.Мөхәммәтшин, А.Сәфәров һәм И.Метшин катнашты.

Фото:ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). Бүген «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Муниципаль хакимият органнары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.

ТР Президенты кунакларга мөрәҗәгать итеп, узган ел коронавирус пандемиясе аркасында күп кенә чаралар онлайн үткәрелде, дип искәртте. Быел санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүне дәвам итәргә кирәк, дип саный республика башлыгы. Ул барысына да пандемиягә каршы көрәшкә өлеш кертүләре һәм аның нәтиҗәләре өчен рәхмәт белдерде. «Безнең сәламәтлек саклау системасы, санитар-эпидемиология хезмәте һәм муниципалитетлар мобилизацияләнде һәм яңа авырлыкларка каршы тора алды, COVID-19 таралуын булдырмау буенча эшне җайга салды», – дип ассызыклады Р.Миңнеханов.

Бүген Татарстанның муниципаль хакимияте – идарәчеләрнең зур командасы, алар арасында җирле үзидарә депутатлары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең хезмәткәрләре һәм активистлары бар, дип билгеләде ТР Президенты. Ул искәрткәнчә, республикада 6782 муниципаль хезмәткәр хезмәт куя. «Бу без һәрвакыт таяна торган команда, – диде Татарстан Президенты. – Сез халык белән, алдынгы урыннарда эшлисез, һәм мин ышанам ки, без куелган барлык бурычларны да бергәләп хәл итә алачакбыз».

Шулай ук республика башлыгы «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе әгъзаларын 15 еллыгы белән котлады һәм уртак эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Аеруча тырыш муниципаль хезмәткәрләргә ТР Президенты Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Шулай ук ул республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары өчен 50 Hyundai Sonata автомобиленә сертификат тапшырды.

Котлауларга «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да кушылды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фоторепортаж

Видеорепортаж

Барлык яңалыклар