Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов белән бергә җәмәгать киңлеге территориясен карады, район халкы белән аралашты һәм агачлар утыртты.
Фото: Марат Мөгыйнов
Яңа шәһәр киңлеге 6 гектардан артык мәйданда урнашкан. Проектның беренче чиратында «Уен һәм спорт» зонасы – уникаль су спрей-лабиринты булган балалар активлыгы, каршылыклар полосасы булган спорт мәйданчыгы, тренажерлар, стритбол уены өчен мәйданчык, памп-трек һәм скейт-мәйданчык составындагы экстрим-зона гамәлгә керде. Паркның икенче чиратындагы эшләр октябрьдә тәмамланды. 3,5 гектар мәйданда фонтан булдырылды, күл янында яр буе, пандуслы амфитеатр, төрле дәрәҗәдәге күзәтү мәйданчыклары, атынчыклы күпер, уеннар һәм ял өчен чирәмлек ясалды. Моннан тыш, паркта мәдәни үзәк, чаралар уздыру өчен мәйдан һәм амфитеатр пәйда булды.
Рөстәм Миңнеханов һәм Рөстәм Гафаров парк территориясен карадылар, гамәлгә ашырыла торган проектлар белән таныштылар һәм «Салават күпере» микрорайонында яшәүчеләр белән аралаштылар. ТР Президентына үсемлекләр үстерү буенча мастер-класслар уза торган теплицалар эше һәм коворкинг зонасындагы активлыклар турында сөйләделәр. Рөстәм Миңнеханов этләрне йөртү мәйданчыгын да карады. Аны булдыруда җирле эт асраучылар һәм архитекторлар катнашты. Хәзер йорт хайваннарын йөртү өчен уен җиһазлары һәм 700 кв. метрдан артык буш урын бар.
Шулай ук Татарстан Президенты һәм шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе паркка визиты кысаларында агачлар утыртуда да катнаштылар.
Яңа җәмәгать киңлегендә шулай ук шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов һәм Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова булдылар.