ТР Президентына төзелеш эшләре барышы турында сөйләделәр, шулай ук җәяүлеләр зонасын яшелләндерү проектын күрсәттеләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы октябрь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кремль яр буе урамыннан йөреп чыкты. Ул Киров дамбасыннан алып Ленин дамбасына кадәр, шулай ук «Казан» милли-мәдәни үзәгенән Миллениум күперенә кадәр җәяү йөрү зонасын төзекләндерү эшләре белән танышты.
Искәртик, Миллениум янында экстремаль спорт төрләре өчен яшьләр паркын төзү планлаштырыла. Биредә воркаут һәм паркур, скейт-парк һәм памп-трек белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар булдырылачак. Рөстәм Миңнехановка төзелеш эшләре барышы турында сөйләделәр, шулай ук җәяүлеләр зонасын яшелләндерү проектын күрсәттеләр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов балыкчылар белән аралашты. Алар балык тоту өчен махсус урын оештыруны сорый. Татарстан Президенты бу тәкъдимне хуплады һәм балык тоту өчен урын оештыру мөмкинлеген карауны йөкләде.
Территорияне төзекләндерү эшләре белән шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, аның урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллин, аның урынбасары Дарья Толовенкова һ.б. танышты.
Исегезгә төшерәбез, бер ел элек «Казан» милли-мәдәният үзәге янындагы сквер һәм тау битен төзекләндерү буенча эшләр тәмамланган иде.