В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яклар яңа инвестицион проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышты.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче сентябрь). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин «Полимекс» төрек компаниясенең директорлар советы рәисе Эрол Табанджа белән очрашты.
«Полимекс» – ул штаб-фатиры Истанбулда булган төрек төзелеш холдингы. 1995 елдан компания төрле илләрдә 130 проектны гамәлгә ашырды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, компаниянең Татарстанда эшләү тәҗрибәсе бар – Казанда кунакханәләр төзү проектлары уңышлы гамәлгә ашырылган. «Татарстан-Төркия хезмәттәшлегенең мөһим юнәлеше – «Полимекс» компаниясе белән хезмәттәшлек итүебезгә бик шат», – диде ул.
Очрашу барышында яклар Татарстан территориясендә яңа инвестпроектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар, дип хәбәр итте ТР Президенты матбугат хезмәте.