Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.06.2018, 17:14

Татарстан Президенты һәм Казан Мэры “Московский” мәдәният-спорт үзәгендә булдылар

Россия көнендә мәдәни үзәк һәм Урицкий паркы шәһәрнең бәйрәм мәйданчыкларына әйләнделәр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июнь, Алсу Сафина). Бүген Казанда Россия көненә багышланган бәйрәм чаралары үтә. Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләр өчен концерт һәм күңел ачу программасы Урицкий ис.паркта һәм “Московский” мәдәният-спорт үзәгендә әзерләнгән иде. Бәйрәм мәйданчыгында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин булып кайтыллар, алар шәһәрлеләрне илебезнең төп бәйрәме белән тәбрик иттеләр.

Кунаклар яңартылган “Московский” мәдәният-спорт үзәген карап чыктылар. Беренче катта урнашкан кафеда бүген балалар һәм аларның ата-аналары өчен имбир печеньесы әзерләү буенча мастер класс узды, аны Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты оештырды.

Күршедә генә коворкинг зонасы урнашкан, биредә республика башлыгы иҗат белән шөгыльләнүче яшьләр белән аралашты.

Мәдәни үзәкнең төрле классларында бүген “Жизнелюб” проектының дәресләре уза. Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин яңа спорт һәм хореография залларын карадылар, һинд мәдәниятын һәм кытай телен өйрәнү дәресләренә кереп чыктылар.

Бу вакытта 420 урынлы концерт залында зур бәйрәм концерты башланды. Сәхнәдә мәдәни үзәкнең иҗат коллективлары чыгыш ясады.

“Россия – Ватаным минем” программасы Урицкий ис. паркта узды. Аңа музыкаль номерлар, авто-, авиа һәм судно модельләштерү буенча ярышлар, сәламәт яшәү рәвеше буенча дәресләр керде.

Мәдәни үзәк мәйданчыгында ретро автомобильләр күргәзмәсе оештырылган. Күргәзмәгә куелган автомобильләр һәм мотоцикллар белән Татарстан Президенты да кызыксынды.

Кунакларны бәйрәм белән Казан Мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котладылар.

“Шәһәрдә яңа объектлар ачылып тора, Урицкий мәдәният сарае, хәзер “Московский” мәдәният-спорт үзәге, икенче сулыш алды”, - диде И.Метшин. Ул искәртеп үткәнчә, төп бина 1934 елда төзелде, икенче чират 60-нчы елда ачылды. Бу вакыт арасында мәдәният сараенда бер тапкыр да капиталь төзекләндерү эшләре башкарылмаган. Илсур Метшин Татарстан Президентына әлеге масштаблы төзекләндерү эшләре өчен рәхмәтен белдерде.

Ике ел элек кенә бинаның аяныч хәлдә булуын Рөстәм Миңнеханов та искәртеп үтте. “Иң мөһиме – бина яңартылып кына калмады, без уңайлы шартлар һәм заманча чишелеш керттек, - диде ул. – Монда олылар өчен дә, балалар өчен дә барысы да бар”. Президент ассызыклап үткәнчә, Казанга һәм Татарстанга мондый объектлар кирәк. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мәдәният учреждениеләрен капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк.

ТР Президентын һәм Казан Мэрын ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов һ.б. озата йөрде.

Фоторепортаж
"Московский" мәдәният-спорт үзәге һәм Урицкий ис.парк Россия көнендә, 12.06.2018
Видеорепортаж
12.06.2018 15:54
Р.Миңнеханов һәм И.Метшин "Московский" мәдәният-спорт үзәгендә булдылар
Барлык яңалыклар