Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.12.2018, 20:01

Татарстан Президенты һәм Казан Мэры "Черек күл" паркында узган бәйрәмдә булдылар

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин халык белән аралаштылар һәм керлингта үз көчләрен сынап карадылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь, Алсу Сафина). Казан Яңа елны каршыларга әзерләнә – һәр көнне шәһәрнең төрле районнарында яңа бәйрәм мәйданчыклары ачыла, чыршыда төрле төстәге утлар кабына. Шулай итеп, кичә "Черек күл" паркында тантаналы рәвештә чыршы бәйрәме ачылды. Бүген биредә халык һәм шәһәр кунаклары белән бергә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин бәйрәм программасын карады.

Бу кичтә "Черек күл" паркында бәйрәм атмосферасы хөкем сөрә - үзәк мәйданда, перголада, яңа ел чыршысы урнаштырылган, аның янында бүген төп яңа ел персонажларын – Кыш Бабай һәм Кар кызын гына түгел, ә 2019 елның символы булган дуңгыз, шулай ук башка әкият геройлары һәм хайваннарны да очратырга мөмкин иде. Бирегә килүчеләр белән бергә алар биеделәр, җырладылар, һәм, әлбәттә инде, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел бәйрәм алдыннан парк күпсанлы гирляндалар, иллюминацияләр, шулай ук шәһәр халкына һәм туристларга ошаган арт-объект – 6 метрлы люстра белән бизәлде. Бәйрәм алды көннәрендә паркта һәм яңа ел каникулларында күңел ачу программасы әзерләнгән, туклану пунктлары эшли.

Татарстан Президенты һәм Казан Мэры паркка баргач, аларны ак киемле мимнар каршы алды һәм кулларына тоткан шарманкалардан "Рио-Рита" көе яңгырый иде. Кунаклар яңа ел чыршысына уздылар, анда бу вакытта иң кызыклы вакыт иде. Ә сәүдә нокталары рәвешендәге сандыкларда җылы әйберләр дә, кайнар чәй дә, тәм-томнар да, күчтәнәчләр дә бар.

Паркның икенче өлешендә - бөтенләй башка төрле күңел ачу. Биредә килүчеләрне җәлеп итү үзәге инде икенче ел эшләп килгән 6 мең квадрат метр мәйданлы шугалак булып тора. Техник режимда ул 8 декабрьдә ачылды, ә тантаналы рәвештә – 14 декабрьдә "Барлык буыннар биюләре" дискотекасы белән. Шугалак тирәсендә агач киртәләр урнаштырылган, ә баскычта резин өслек җәелгән. Кунаклар туңмасын өчен, прокат бинасында кабымлыклар, кайнар чәй, кофе һәм алкогольсез глинтвейн белән кафе эшләячәк. Кышкы сезон ачылуга 250 пар тимераяк сатып алынган, аларны прокатка алырга мөмкин. Үз тимераяклары белән, узган елдагы кебек үк, шугалакка керү бушлай.

Шугалакның төп өлешендә совет һәм татар музыкасы астында тимераякта шуарга яратучылар бозда шуганда, шугалакның икенче очында Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин керлинг буенча мастер-класска кушылдылар. Алар бозда билгеләнгән мишеньга "таш" җибәрергә тырышып карадылар, шулай ук мастер-классның башка катнашучылары белән фотога төштеләр.

ТР Президенты һәм Казан Мэры белән бергә паркта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Вахитов һәм Идел Буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Туризм үсешенә булышлык итү комитеты директоры Дарья Санникова, Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров һәм башкалар булды.

Исегезгә төшерәбез, "Черек күл" паркы Казанда яшәүчеләр һәм кунаклар яңа елны каршы алачак мәйданчыкларның берсе булачак. Россия Президенты һәм Татарстан Президенты мөрәҗәгатьләрен тапшыру, дискотека белән программа 31 декабрьдә 22.00 сәгатьтә башланачак һәм 1 гыйнвар 2.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Халык күңел ачулары паркта 1-7 гыйнварда дәвам итәчәк.

Фоторепортаж
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин "Черек күл" паркында булдылар
Видеорепортаж
25.12.2018 18:48
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин "Черек күл" паркында булдылар
Барлык яңалыклар