Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.10.2018, 17:02

ТР Президенты «Архитекторы.рф» белем бирү программасында катнашучылар белән очрашты

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче октябрь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Архитекторы.рф» белем бирү программасында катнашучылар белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин һәм башкалар катнашты.

«Архитекторы.рф» - архитекторлар, шәһәр төзелеше, вазифаларында төзекләндерү һәм шәһәр үсеше мәсьәләләре булган дәүләт хезмәткәрләре өчен белем бирү программасы. Программаны 2018 елның май аенда "Стрелка" медиа, архитектура һәм дизайн институты башлап җибәрде.

Рөстәм Миңнеханов очрашуда билгеләгәнчә, бүген бөтен дөньяда иҗтимагый киңлекләрне үстерүгә һәм шәһәр мохитен булдыруга аеруча игътибар бирелә. Аның сүзләренчә, республикада иҗтимагый киңлекләр үстерү проектларын гамәлгә ашыруда тәҗрибәсе бар - дүрт ел дәвамында Татарстанда "Парклар һәм скверлар" программасы гамәлдә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүген республика шәһәр һәм районнарында яңа иҗтимагый киңлекләр булдыруда, ишек алларын төзекләндерүдә үзгәрешләр бик сизелә. Шул исәптән кешеләрнең мөнәсәбәтләре дә үзгәрә. Бу сезнең кебек яшь сәләтле белгечләр, заманча архитекторлар ярдәме белән дә бара, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Архитекторы.рф» программасында катнашучылар мәгариф модульләре турында сөйләделәр - "Мохиттә торак", "Россия шәһәрләре", "Киләчәк шәһәрләре" һәм башкалар. Яшь архитекторлар программа кысаларында 12 Россия шәһәрендә булачаклар. Андагы уңайлы мохит, төбәкләрнең әлеге мәсьәләләрдә сәясәтләре белән танышачаклар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов сорауларга җавабында хәбәр иткәнчә, республикадагы "Парклар һәм скверлар" программасы халык тарафыннан бик яхшы каршы алынды һәм хупланды. Аның сүзләренчә, булдырылган иҗтимагый киңлекләр, төзекләндерелгән парклар һәм ял урыннары - яшьләренә карамастан, кешеләр арасында популяр урыннар. Шәһәр һәм районнар халкы җәяү йрү зоналары, җәяүле бульварлар һәм яңартылган парклар өчен рәхмәтләрен белдерәләрю Шулай да бюджет өчен кыйбатрак булган поликлиникаларны төзекләндерү программасы халыкта андый тәэсир уятмады. Ә парклар һәм скверлар гражданнарыбыз арасында бик популяр.
Барлык яңалыклар