В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республика балалар клиник хастаханәсендә Казан гимназиясендәге фаҗига белән бәйле оператив киңәшмә узды.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май). Республика балалар клиник хастаханәсендә Казанның 175-нче номерлы гимназиясендә булган фаҗига уңаеннан киңәшмә узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашты.
«Түләүләр, җирләү мәсьәләләрен – барлык мәсьәләләрне үз өстебезгә алабыз. Бу эшне оештырачакбыз. Миңа һәрвакыт хәбәр итеп торачаклар. Мәктәптә безнең вице-премьер. Без барысын да тагын бер кат тикшерәчәкбез һәм һәр гаиләне карап чыгачакбыз», – диде Р.Миңнеханов.
Президент искәрткәнчә, 12-нче май – матәм көнендә мәктәпләр эшләмәячәк, анда җентекле тикшерүләр узачак. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген республикада район башлыклары белән селектор киңәшмәсе узды, анда аларга барлык уку йортларын тикшерүне йөкләделәр. Моннан тыш, атна буе Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре мәктәпләрне көчәйтелгән режимда контрольдә тотачак.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм федераль хакимият вәкилләре хәзерге вакытта Балалар республика хастаханәсендә яткан зыян күргән балалар янына бардылар.
Искәртеп узабыз, Җәүдәт Фәйзи урамындагы 175-нче номерлы Казан гимназиясендә бүген атыш булды. Гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә 9 кеше һәлак булды – 7 бала һәм ике өлкән кеше, 21 кеше – 18 бала һәм өч өлкән кеше хастаханәгә озатылды.