Рәхмәт хаты белән Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин бүләкләнде.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июль). Бүген ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Богородица монастыренең Казан Изге Ана иконасы соборын торгызуга керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Тантананы ачып, республика башлыгы соборны изгеләндерүнең тарихи вакыйга булуын ассызыклады. «Чарада катнашучылар саны һәм вәкиллекнең югары дәрәҗәсе безнең тарафтан гамәлгә ашырылган проектның мөһимлеге, республикада уздырыла торган дәүләти-дини хезмәттәшлекне үстерү сәясәтенең нәтиҗәлелеген тану, диннәр арасындагы тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга курсның тугрылыгы турында сөйли, – диде ул. – Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең барлык нормаларын үтәп узган әлеге вакыйга Патриарх Кирилл тарафыннан югары бәяләнде һәм безнең гражданнар тарафыннан бик уңай кабул ителде».
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевнең ролен аерым билгеләп үтте һәм аңа ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды. «Сез беренче минуттан ук процесска чумдыгыз, бу масштаблы эш белән җитәкчелек иттегез», – дип билгеләде ул.
Шулай ук республика башлыгы вакытсыз киткән митрополит Феофанның соборны торгызудагы шәхси казанышларын югары бәяләде.
Башкалар арасында ТР Президентының Рәхмәт хаты белән Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин бүләкләнде. «Сезгә Богородица монастыренең Казан Изге Ана иконасы соборын торгызуга керткән зур өлешегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм, – дип билгеләп үтелә хатта. – Үзебезнең дини изге урыннарыбызны торгызып, без үткәннәрне хөрмәтләп кенә калмыйча, киләчәкне дә тудырабыз. Шунысы куанычлы, Сезнең эшчәнлегегез моңа ачык мисал булып тора».
Шулай ук Татарстан Президентының Рәхмәт хатларын Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, эшмәкәрлек вәкилләре, төзүчеләр, рәссамнар һәм чиркәү сәнгате белгечләре алды. «Фидакарь хезмәт өчен» ТР медальләрен Рөстәм Миңнеханов «Евростройхолдинг+» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Тимур Алишевка һәм «Татинвестгражданпроет» дәүләт унитар предприятиесе архитекторы Татьяна Ксенофонтовага тапшырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Казан Изге Ана иконасы соборын изгеләндерү 21-нче июльдә, могҗизалы образны олылау көнендә булды. Эшләр 2016 елдан алып барылды. Объектны яңадан торгызуга ирекле иганә һәм ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика фондыннан 2,7 млрд сум акча җәлеп ителгән. Элегрәк Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Денис Калинкинга «Дан һәм намус» медален тапшырган иде.