Тантана Казан Кремлендә Республика көне алдыннан узды.
Фото: ТР Президенты матубгат хезмәте
Дәүләт бүләкләренә 50 дән артык татарстанлы, шул исәптән казанлылар лаек булды. Шулай итеп, Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасы депутаты, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне гармонияле үстерү буенча «Барысы да балалар өчен» хәйрия оешмасын гамәлгә куючы Далия Гайнанованы «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләде. Татарстан Президенты ТР мөфтиенең социаль проектлар буенча киңәшчесе Илдар Баязитовка «Дуслык» орденын тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүләкләр тапшыру Республика көне һәм Казан шәһәре көне алдыннан уза. «Бу көн безне Татарстаныбызга карата җылы хисләр белән берләштерә, без анда яшибез һәм планнар корабыз. Безнең республика – төрле милләт һәм дин вәкилләре тату һәм дус яши торган зур гаилә», - дип китерә республика башлыгының сүзләрен ТР Президенты матбугат хезмәте.
Ул ассызыклаганча, Татарстан – Россиянең алдынгы, таяныч төбәге, ә моңа гражданнарның күп кенә буыннарының нәтиҗәле хезмәте, федераль үзәк һәм Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән ирешелде. «Татарстан эзлекле рәвештә көчле ил төзелешенә, гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлеш бирә», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты дәүләт бүләкләре лауреатларына ил иминлеге юлында куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Сездән илнең социаль-икътисади үсеш темплары, аның куәтен ныгыту, туган республиканың иминлеге һәм чәчәк атуы тора», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.