Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.08.2019, 08:53

Рөстәм Миңнеханов төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Төзүчеләр көненә багышланган тантаналар Казанда «Корстон» комплексында узды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы август). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре – Төзүче көне белән котлады.

Тантаналар Казанда «Корстон» комплексында узды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Чарада катнашучы Татарстан Республикасы төзелеш оешмалары вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республиканың төзелеш  корпусы, төбәктә гамәлгә ашырыла торган бурычларга һәм проектларга карап, якынча 80-90 мең кеше тәшкил итә.

Үткән ел төзелеш-монтаж эшләре 350 млрд. сум булган, диде Рөстәм Миңнеханов, республика икътисадына керткән зур өлешегез өчен сезгә рәхмәт. Бу – сәнәгать төзелеше дә, социаль-мәдәният объектлары да. Бүген Татарстанда социаль-мәдәният объектлары төзелешендә генә 40лап программа гамәлгә ашырыла.

Татарстанлылар өчен уңай яшәү шартлары тудыруга юнәлгән социаль инфраструктура булдыруда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру да – зур ярдәм.  Беренче чиратта бу – торак төзелеше, җәмәгать киңлекләре булдыру, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү.

«Республиканың төзелеш комплексы заман таләпләренә туры килергә тиеш, һәм монда аның тәшкилият өлеше – белем бирү программалары, квалификацияле кадрлар әзерләү мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты төзелеш оешмалары җитәкчеләренә, төзелеш коллективлары вәкилләренә зур рәхмәт белдерде. Ул республиканың төзелеш тармагы хезмәткәрләренә сәламәтлек һәм иминлек, республика өчен югары казанышларга ирешүләрен теләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фоторепортаж
«Ел төзүчесе» тантаналы чарасы, 09.08.2019
Барлык яңалыклар