Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.08.2020, 13:25

Рөстәм Миңнеханов, Радий Хәбиров һәм Илсур Метшин Кабан күле яр буенда булдылар

Алар Кабан күленең яр буенда булдылар һәм казанлыларның яраткан ял итү урыннарының берсен реконструкцияләү барышы белән таныштылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортостан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Кабан күленең яр буенда булдылар һәм казанлыларның яраткан ял итү урыннарының берсен реконструкцияләү барышы белән таныштылар. Аларны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Казан Мэры Илсур Метшин озата йөрде.

Яр буе буенча экскурсияне ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова үткәрде. Ул хәбәр иткәнчә, Кабан күлләре системасы – уникаль табигать һәйкәле һәм Татарстанда су өсте мәйданы буенча иң зур күл системасы (193 га). Яр буен төзекләндерү Татарстанның иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы кысаларында алып барыла, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Май аенда шәһәр халкы өчен Мәрҗани урамында Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәленнән алып Татарстан урамына кадәр участок ачылды. Бу территориядә Г.Камал исемендәге театр янында Түбән палуба корылган, көймәләр прокаты оештырылган, җәяүлеләр зонасы зурайган, велосипед юлы бүлеп бирелгән.

Быел реконструкциянең икенче чираты тәмамланып килә. Фиточистарту корылмаларының тагын берничә каскады, Ишкәк ишү спорт мәктәбенең күп функцияле бинасы, барбекю зонасы һәм функциональ күнегүләр өчен спорт пирсы төзекләндереләчәк.

Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров яр буе буйлап йөрделәр, арт-объектларны карадылар, ял итүчеләр белән аралаштылар, алар арасында Уфадан килгән туристлар да бар иде, шулай ук су үсемлекләре каскадына һәм агач пирска төштеләр.
Фоторепортаж
Рөстәм Миңнеханов, Радий Хәбиров һәм Илсур Метшин Кабан күле яр буен карап кайттылар
Барлык яңалыклар