Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.02.2019, 18:33

ТР Президенты сәламәтлек саклау турында: "Кадрлар белән эшләргә, таләпләрне арттырырга кирәк"

2018 елда Казанда 68 медицина учреждениесе ремонтланган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль, Ксения Швецова). Узган ел Казанда 68 сәламәтлек саклау объекты төзекләндерелгән. Шуңа да карамастан, сораштырулар буенча, күп кенә шәһәрлеләр медицина хезмәте күрсәтү сыйфатыннан канәгать түгел, дип билгеләп үтте бүген Ратушада Казан шәһәре Думасының XXXII сессиясе утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләренә кагылышлы шәһәр халкының мөрәҗәгатьләрен җентекләп өйрәнергә, шулай ук медицина кадрларын әзерләү эшен көчәйтергә кушты.

Узган ел республика программасы ярдәмендә медицина учреждениеләре биналарын яңартуда Казан алга таба зур адым ясады. Республика башкаласында сәламәтлек саклау объектларын ремонтлауга барлыгы 1 млрд 665 млн сум бүлеп бирелгән. Казан Мэры Илсур Метшин ТР Президентына казанлыларга медицина хезмәтләре күрсәтү шартларын яхшыртырга ярдәм иткән программа өчен рәхмәт белдерде. Шәһәр башлыгы биналарны ремонтлау белән беррәттән медицина учреждениеләрен яңа җиһазлар белән тәэмин итү дә бар, дип өстәде.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, сырхауханәләрдән тыш, шәһәр стационарларында капиталь ремонт үткәрергә кирәк, дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта башка проблемалар да хәл ителмәгән, дип билгеләп үтте республика башлыгы. "Без шуның кадәр объект ясадык, әмма Казанда яшәүчеләрнең 46% медицина хезмәте күрсәтү сыйфаты белән канәгать түгел. Мондый инвестицияләр кертелгән, нәтиҗәдә медицина безнең кертемнәребезгә туры килми, – дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов. - Кадрлар белән бик җентекләп эшләргә, таләпләрне арттырырга кирәк".

Исегезгә төшерәбез, 2017 елда Казанда медицина учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча моңарчы күрелмәгән программа старт алды, аның ярдәмендә узган ел ахырына шәһәрнең беренчел сәламәтлек саклау челтәре объектларының 90% ремонтланган.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының XXXII хисап сессиясе, 26.02.2019
Видеорепортаж
26.02.2019 14:37
Р.Миңнеханов Казан шәһәре Думасының XXXII хисап сессиясендә чыгыш ясады
Барлык яңалыклар