Халыкара спорт вакыйгасы алдыннан Р.Миңнеханов инфраструктура объектларына игътибар итәргә кушты.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче февраль, Алинә Бережная). Казанда 2022 елда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата мөнәсәбәтне үзгәртергә тиеш. Бу хакта бүген шәһәр Ратушасында узган дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының V сессиясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
«Махсус Олимпиадага әзерлек буенча зур эш булачак. Әйе, күләме буенча ул Универсиададан азрак, ләкин монда бөтенләй башка алым. Олимпиада мирасы булып сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата мөнәсәбәтне үзгәртү торачак. Мондый кешеләргә карата нинди мөнәсәбәттә булырга кирәклеген без бөтен илгә үрнәк итеп күрсәтергә тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук инфраструктура объектларына игътибар итәргә кушты.