Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.08.2018, 18:30

ТР Президенты һәм Казан Мэры “Молодая гвардия” һәм “Пламя” балаларны савыктыру лагерьларында булдылар

Алар лагерьларның инфраструктурасын карадылар һәм балаларның ял итү шартлары белән таныштылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин “Молодая гвардия” һәм “Пламя” балаларны савыктыру лагерьларында булдылар. Алар лагерьларның инфраструктурасын карадылар һәм балаларның ял итү шартлары белән таныштылар.

Казанның Киров районындагы “Молодая гвардия” спорт-савыктыру лагерына үткән гасырның 30-нчы елларында нигез салынган. Бу җәйне лагерьда дүрт профильле смена оештырылган. Сезон эчендә җарлыгы 1 мең бала ял иткән. Лагерьда 7 торак корпус, ашханә, медпункт, ике баскетбол мәйданчыгы һәм бер футбол кыры бар. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, зур кирпеч биналарга караганда, бер катлы агач конструкцияләр отышлырак күренәләр. Иң мөһиме – балаларның ялы өчен уңай шартлар тудыру һәм кирәкле санитар таләпләрне үтәү, дип өстәде ул.

Шуннан соң Р.Миңнеханов һәм И.Метшин “Пламя” балаларны савыктыру лагерына юнәлделәр. Монда ел саен 1370 бала һәм яшүсмер ял итә. 2009 елда биредә капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды, ә быел яңа махсус түшәмәле баскетбол мәйданчыгы төзелде.

2014 елдан республикада балалар сәламәтләндерү лагерьларын капиталь төзекләндерү программасы гамәлгә ашырыла, дип искәртә ТР Президенты матбугат хезмәте. Әлеге программа ярдәмендә ял итү оешмаларының 60 проценты яңартылган.

Лагерьларда шулай ук Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һ.б. катнашты.

Барлык яңалыклар