Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.03.2019, 17:48

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин Казанның яңартылган «Батыр» дзюдо үзәген карадылар

Көрәшчеләр спорт үзәгенә ясалган ремонт өчен рәхмәт әйттеләр һәм үзләренең осталыкларын да күрсәттеләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март). Бүген Казанның спорт объектларын йөреп чыгу кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Батыр» дзюдо үзәгенә ясалган капиталь ремонт йомгаклары белән танышты. Спорт объектларын йөреп чыгуда Казан Мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов та катнашты.

«Батыр»ны масштаблы реконструкцияләү турында Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты Владимир Путинга аның Татарстанга февральдәге визиты барышында сөйләгән иде инде. 

Татарстан Президенты ремонтланган самбо һәм дзюдо залларын, тренажер  залын карап чыкты. Шулай ук ул дзюдо буенча республика җыелма командасы күнегүләрен дә карады, команданың җитәкчесе – тренер Владимир Драчко. Көрәшчеләр Рөстәм Миңнехановка спорт үзәгенә ясалган ремонт өчен рәхмәт әйттеләр һәм үзләренең осталыкларын да күрсәттеләр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Аннары Татарстан Президенты тренерлар составы, яшь дзюдочылар һәм аларның ата-аналары белән сөйләшеп торды. «Балалар спорт белән шөгыльләнсәләр, юк-барга вакытлары калмый, алар өчен борчыласы түгел. Алар монда спорт коллективында, иптәшләре бар, ярдәм бар. Мәктәптә бу җитеп бетми», - диде Рөстәм Миңнеханов.  

Барлык яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин Казанның яңартылган «Батыр» дзюдо үзәген карадылар

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март). Бүген Казанның спорт объектларын йөреп чыгу кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Батыр» дзюдо үзәгенә ясалган капиталь ремонт йомгаклары белән танышты. Спорт объектларын йөреп чыгуда Казан Мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов та катнашты. </p> <p> «Батыр»ны масштаблы реконструкцияләү турында Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты Владимир Путинга аның Татарстанга февральдәге визиты барышында сөйләгән иде инде.  </p> <p> Татарстан Президенты ремонтланган самбо һәм дзюдо залларын, тренажер  залын карап чыкты. Шулай ук ул дзюдо буенча республика җыелма командасы күнегүләрен дә карады, команданың җитәкчесе – тренер Владимир Драчко. Көрәшчеләр Рөстәм Миңнехановка спорт үзәгенә ясалган ремонт өчен рәхмәт әйттеләр һәм үзләренең осталыкларын да күрсәттеләр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. </p> <p> Аннары Татарстан Президенты тренерлар составы, яшь дзюдочылар һәм аларның ата-аналары белән сөйләшеп торды. «Балалар спорт белән шөгыльләнсәләр, юк-барга вакытлары калмый, алар өчен борчыласы түгел. Алар монда спорт коллективында, иптәшләре бар, ярдәм бар. Мәктәптә бу җитеп бетми», - диде Рөстәм Миңнеханов.   </p>