В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Рөстәм Миңнеханов отчет сессиясендә депутатларны балалар бакчалары территорияләрен төзекләндерүгә инвесторларны җәлеп итәргә чакырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль, Алсу Сафина). Балалар мәйданчыкларын һәм кече архитектура формаларын төзекләндерү өчен инвесторларны җәлеп итәргә чакырды депутатларны Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының отчет сессиясендә.
2017 ел нәтиҗәләре буенча чыгыш ясап, Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, мәктәпләрне капиталь төзекләндерү буенча республика программасы ярдәмендә Татарстан башкаласының 30 елдан узган 134 мәктәбе төзекләндерелде. Моннан кала, капиталь төзекләндерү эшләре 47 балалар бакчасында үткән.
Депутат Таисия Чернова балалар бакчаларында төзекләндерү эшләре өчен рәхмәтен белдерде һәм эшләр исемлегенә балалар мәйданчыкларын, кече архитектур формаларны төзекләндерү эшләрен кертү мөмкинлеге турында кызыксынды.
“Барлык сорауларны да бер вакытта хәл итә алмыйбыз, шуңа да беренче чиратта иң кирәкле әйберләрне эшлибез. Әлеге позицияләрне республика финанслый”, - диде Р.Миңнеханов.
“Сез, депутатлар, сайланган вакытта үз территорияләрегезне кайгыртырга ышандырдыгыз. Әйдәгез, эшмәкәрләр, предприятиеләр белән эшләгез. Бездә бит бик күп бизнес вәкилләре, эшмәкәрләр мәктәпләргә, балалар бакчаларына ярдәм итә”, - диде ТР Президенты. “Сез әйткән эшләр зур чыгымнар таләп итми, инвесторлар җәлеп итәргә мөмкин”, - диде Р.Миңнеханов.
“Иң җиңел ысул – монда килеп, Президентка мөрәҗәгать итү. Әлеге теманы беләбез, башта минимумны үтик, аннары башкалар турында сөйләшербез”, - дип билгеләп үтте ул.
Рөстәм Миңнеханов игътибар иткәнчә, әле утыз ел тулмаса да, инде шактый таушалган мәктәпләр бар. “Икешәр бассейнлы яңа мәктәп ачып, янәшәсендә бернинди уңайлыксыз мәктәпләр булу оят”, - диде ТР Президенты. Шуңа да, республика башлыгы сүзләре буенча, мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк.
Гомумән, Президент билгеләп үткәнчә, депутатлар халык белән актив эшләргә тиеш. “Бу бит хисап тоту – депутат нәрсә эшләгән. Сез бирегә килеп тыңлыйсыз, ә үзегез ни эшлисез? Кемнәрдер эшли, ә кемнәрдер "пассажир" гына”, - диде Татарстан Президенты. Аның сүзләре буенча “пассажирлар” азрак булырга тиеш.
“Киләсе отчет сессиясендә депутатларның ниләр эшләвенә игътибар ителәчәк”, - дип вәгъдә итте Казан Мэры Илсур Метшин.