В.Путин сүзләренчә, хөкүмәт алдында проблеманы инде бүлеп бирелгән акчалар исәбенә комплекслы хәл итү бурычы тора.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь, Екатерина Виславская). Күпбалалы гаиләләр өчен бистәләрдә инфраструктураны үстерү мәсьәләләре төрле федераль программаларга кертелгән, бары тик конкрет планнарны билгеләргә һәм ихтыяҗны конкретлаштырырга гына кирәк, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә ел саен уздырыла торган зур матбугат конференциясендә. Ул журналистларны ил хөкүмәтенә тиешле йөкләмә бирәчәгендә ышандырды.
Сорауны Казаннан журналист Кирилл Шлыков бирде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда, Россиянең башка күп кенә төбәкләрендәге кебек үк, күп балалы гаиләләргә җир бүлеп бирү программасы гамәлгә ашырыла. Алар чыннан да җир ала, әмма бу территорияләрне үстерергә кирәк – хастаханәләр дә, балалар бакчалары да, мәктәпләр дә, юллар да таләп ителә. Күп балалы гаиләләр Россиядә аерым федераль программа яки әлеге территорияләрне үстерүне ныгыта торган илкүләм проект кысаларында программа барлыкка килүе турында сорыйлар, чөнки төбәкләрдә моңа акча җитәрлек түгел.
«Инфраструктураны үстерүгә зур акчалар бүлеп бирелә, һәм бу ихтыяҗларны сез хәзер әйткән проектларны тормышка ашыруга һәм территорияләрне инфраструктура ягыннан үстерү проектларын гамәлгә ашыруга кертергә генә кирәк, – дип җавап бирде Владимир Путин. – Болар барысы да финанслау белән тәэмин ителгән, югарыда телгә алынган проблемаларны безнең үсеш планнары белән килештерергә генә кирәк. Мин һичшиксез шундый бурычны хөкүмәт һәм төбәкләр алдына куячакмын, алар үзләренең гаризаларын шул исәптән төбәк юл челтәрен үстерүгә калдырсыннар өчен».
Дәүләт башлыгы аерым билгеләп үткәнчә, төбәк юл челтәре дәрәҗәсе әлегә норматив торыш өлешендә федераль үсеш дәрәҗәсеннән калыша. Бу проблеманы хәл итү планнары бар инде, еллар буенча язылган, башка проблемалар буенча планнар кебек үк – 500 млрд сум инфраструктура үсешенә бүленгән. Владимир Путин проблеманы комплекслы хәл итәргә өндәде һәм хөкүмәт алдында тиешле бурыч куелачагын вәгъдә итте.
Элегрәк күп балалы гаиләләр өчен кишәрлекләрне инфраструктура белән тәэмин итү өчен федераль программаны эшләтеп җибәрү кирәклеге турында Казан Мэры Илсур Метшин белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, шәһәрдә 8 ел эчендә 6798 күп балалы гаилә җир кишәрлекләре алган, аларның гомуми мәйданы 4 млн кв.м.