Алты яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче ир белән хатын өчен ташламалы ставка элеккечә – 6% дәрәҗәсендә калачак
Фото: Кремль матбугат хезмәте
«Узган ел Россиядә 110 млн квадрат метрдан артык торак төзелде. Бу 1987 елда ирешелгән иң югары совет чоры күрсәткеченнән 1,5 тапкыр күбрәк. Ә иң мөһиме – соңгы алты елда Россиядә миллионлаган гаиләләр торак шартларын яхшырта алды, шул исәптән 900 меңнән артыгы – гаилә ипотекасы кысаларында», – диде Владимир Путин. Ул программага 2018 елда старт бирелүен искә төшерде. Шушы вакыт эчендә аның мөмкинлекләре киңәйтелгән: башта программадан ике һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр генә файдалана алса, соңрак бер балалы гаиләләр өчен дә мондый шартлар тудырылган.
«Программа агымдагы елның июленә кадәр гамәлдә булачак, төп параметрларын саклаган хәлдә, аны 2030 елга кадәр озайтырга тәкъдим итәм», – дип белдерде президент. Алты яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә аерым игътибар биреләчәк, алар өчен ташламалы ипотека ставкасы (6%) элеккечә калачак, дип өстәде ул.
«Хәзер, өченче бала туган очракта, дәүләт гаилә алган ипотека кредитының бер өлешен – 456 мең сумын каплый. Шулай ук мондый норманың да гамәлдә булу вакытын 2030 елга кадәр озайтырга тәкъдим итәм», – дип белдерде дәүләт башлыгы.
Юлия Летникова