Владимир Путин фикеренчә, күп нәрсә җирле хакимияттән тора.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче март). Россия Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыенына еллык юлламасында шәһәр мохитен яңарту кирәклеге турында искәртеп үтте һәм мисалга Казан тәҗрибәсен китерде. Чара әлеге минутларда Мәскәүдә, “Үзәк Манеж” күргәзмәләр залында уза.
“Заманча шәһәр мохитен булдырырга, шәһәрләр һәм бистәләрне үзгәртергә кирәк. Шул ук вакытта алар үзләренең йөзләрен һәм тарихи мирасларын саклап калырга тиеш. Шәһәр мохитен һәм инфраструктурасын яңартуның уңышлы мисалы бар, шуннан кузгалып китәргә кирәк. Әлеге тәҗрибә Казанда, Владивостокта һәм Сочида бар. Башка төбәкләр башкалалары һәм кече шәһәрләр дә үзгәрә. Без моны эшләргә өйрәндек”, - диде Россия Президенты.
Юллама барышында ил башлыгы әлеге максатларга чыгымнарны ике тапкыр арттырырга вәгъдә итте. “Россияне үстерү буенча, шәһәрләр һәм бистәләрне кертеп, масштаблы программа башлап җибәрергә тәкъдим итәм”, - диде В.Путин һәм финанслау мәсьәләсе буенча аерым фикер алышырга кирәклеген искәртте.
Ул ассызыклап үткәнчә, әлеге бурычны тормышка ашыруда җирле хакимияттән күп нәрсә тора, ә халык фикере хәлиткеч булырга тиеш. “Күп кенә әйбер, әлбәттә, шәһәр җирле хакимиятеннән, аларның алдынгы идеяләргә ачык, халык фикерен ишетергә әзер булуыннан торачак. Халык фикере әлеге мәсьәләдә хәлиткеч булырга тиеш. Бу хакта күп сөйләштек инде. Бүген дә моны әйтелсен өчен генә сөйләмим, игътибарга алыгыз”. – диде ул. Аның сүзләре буенча, нәкъ менә шәһәрләрне үстерү илебезне хәрәкәткә китреүче көч булырга тиеш.
Билгеләп үтәргә кирәк, Президент юлламасын “Россия 1”, “Россия 24” һәм “Первый канал” телеканаллары турыдан-туры эфирда тапшыра. Чараны яктырту өчен массакүләм матбугат чараларының 705 вәкиле аккредитацияләнгән. Чарага депутатлар, сенаторлар һәм РФ хакимияте әгъзалары. җәмәгать эшлеклеләре чакырылган. Залда Татарстан Республикасы башлыгы Рөстәм Миңнеханов та бар.