"Уңыш векторы" проекты кысаларында очрашу 13 февральдә Яңа Савин районының 146-нчы мәктәбендә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль). 13 февральдә Казанда шәһәр мәктәпләре җитәкчеләре өчен семинар узачак. Аны Бөтенроссия мәктәп директорлары советы рәисе, Россиянең иң яхшы мәктәпләре ассоциациясе президенты, РФ гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре Әхтәм Чугалаев үткәрәчәк.
Ижау шәһәреннән "Гармония-97-нче мәктәп" Халыкара белем бирү комплексы директоры ТР башкаласындагы коллегаларына ФГОС (федераль дәүләт белем бирү стандартларын) үтәү шарты буларак белем бирү мохитен үзгәртү, шулай ук педагогларның квалификациясен күтәрү өчен ресурс буларак һөнәри конкурслар турында сөйләячәк.
Очрашу мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең идарә итү компетенцияләрен формалаштыруга юнәлдерелгән "Уңыш векторы" муниципаль проекты кысаларында үткәрелә. Очрашу Яңа Савин районының 146-нчы номерлы мәктәбендә узачак, дип хәбәр иттеләр Казан Мәгариф идарәсендә.