В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәм чарасы 24 сентябрь көнне «Тылсым» инклюзия үзәгендә үткәрелә
24 сентябрь көнне «Тылсым» инклюзия үзәгендә «Игелекле Казан» автоном коммерциячел булмаган оешмасының туган көнен билгеләп үтәчәкләр. Сәламәтлеге чикле яшь казанлылар өчен спорт һәм өстәл уеннары мәйданчыгы, иҗади остаханәләр, күңел ачу программасы әзерләнә. Туган көн уңаеннан рок-төркем чыгыш ясаячак.
«Тылсым» базасында социаль ярдәмгә мохтаҗлар өчен көндезге тору үзәген ачу бәйрәмнең төп вакыйгасы булачак. Әлеге үзәк «Игелекле Казан» оешмасының «Яңа мөмкинлекләр үзәге» грант бәйгесендә җиңүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Грантта откан материаль чаралар хисабына үзәктә яңа юнәлешләр ачачаклар. Ата-аналарга 3–4 яшьлек балалар өчен файдалы нейроклуб, инклюзив музыка остаханәсе, театр-логопедия дәресләре хакында мәгълүмат биреләчәк. Чараны оештыручылар шулай ук 8 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен коммуникатив төркем һәм 2 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен уен терапиясе, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Тиздән мәктәпкә» дәресләре турында сөйләячәкләр.
Күңел ачу мәйданчыкларында балалар өчен спорт һәм өстәл уеннары, сынлы сәнгать буенча адаптив программа, иҗади һәм музыка остаханәләре әзерләнә. Шәһәрдәге бәйрәм чараларын оештыручы бер төркем балалар өчен анимация программасын тәкъдим итәчәк.
Бәйрәм кысаларында хәйрия ярминкәсен үткәрү күздә тотыла, чарадан кергән барлык акчалар «Игелекле Казан» программаларын үстерүгә тотылачак. Кунаклар ярминкәдә үзәктә тәрбияләнүчеләр һәм волонтерлар үз куллары белән ясаган эшләнмәләрне сатып ала алачак.
Концерт программасы «Игелекле Казан» карамагындагы инклюзия үзәкләрендә һәм шәһәрнең музыка мәктәпләрендә тәрбияләнүче укучыларның чыгышлары белән башланып китәчәк. «Поколение» балалар рок-төркеме чыгышы исә туган көн чарасының кульминация ноктасы булачак.
«Чара бәйрәм тантанасы булу белән бергә, үзәк эшчәнлеге белән таныштыру, яңа катнашучыларны һәм волонтерларны җәлеп итү, шулай ук инклюзив программаларны үстерү өчен материаль чараларны җыю мәйданчыгы да», – дип аңлатма бирделәр «Игелекле Казан» автоном коммерциячел булмаган оешмасында.
Туган көн чарасы Ипподром урамы, 18 йорт адресы буенча үткәрелә. Бәйрәм тантанасы сәгать 15:00 дә башлана. Керү – ирекле, дип хәбәр итә оештыручылар.