Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.03.2022, 18:06

Казанның 2 нче номерлы лицей-интернатының җәмгыять белеме укытучысы Илсур Җиһаншин Татарстанда ел укытучысы булды

Ул республиканы бәйгенең бөтенроссия этабында тәкъдим итәчәк.

Фото: Казан Мәгариф идарәсе

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче март). Татарстан Республикасында «Россия ел укытучысы – 2022» бөтенроссия конкурсының төбәк этабында абсолют җиңүче дип Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче номерлы лицей-интернатының җәмгыять белеме укытучысы Илсур Җиһаншин танылды. Педагог Татарстанны бәйгенең бөтенроссия этабында тәкъдим итәчәк, ул быел октябрь аенда узачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бүген «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узды, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсендә.

«Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе» номинациясендә беренче урынны Яңа Савин районының Балалар үсеше үзәге – 397 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Рената Хәбибуллина, икенче урынны Казанның Идел буе районының 33 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Галина Белова алды, дип хәбәр итә Казан шәһәре Мәгариф идарәсе матбугат хезмәте.

«Тормыш иминлеге нигезләрен иң яхшы оештыручы-педагог» номинациясендә беренче урынны Киров районының 182 нче номерлы политехник лицееның тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Максим Калязинга, икенче урынны Совет районының 181 нче номерлы мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Айнур Галиәхмәтовка бирделәр.

«Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә беренче урынны Вахитов районының 116 нчы номерлы лицее укытучысы Зилә Габдинова яулады, өченче урынны шулай ук Казан вәкиле – Идел буе районының 114 нче номерлы мәктәбеннән Ләйсән Шәрәфетдинова алды.

«Педагогик дебют» номинациясендә өченче урынны Мәскәү районының 2 нче номерлы гимназиясенең физика укытучысы Динар Шәфигуллин яулады.

Конкурста Татарстанның 146 укытучысы катнашты, шуларның 21 е Казаннан. Конкурсның төбәк этабы ТР башкаласының өч мәктәбе базасында узды. Конкурсантлар мастер-класслар бирделәр, ачык дәресләр, сыйныф сәгатьләре уздырдылар, үзләренең методик остаханәләрен тәкъдим иттеләр, матбугат конференциясендә катнаштылар.

Барлык яңалыклар