Лауреатларны бүләкләү тантанасында Лариса Долина чыгыш ясаячак
Фото: Денис Гордийко
«Казан яңа исемнәрне ачты һәм ача: Толстой, Горький, Аксенов, Аксаков, музыкантлар арасында күренекле башкаручылар плеядасы бар. Фестиваль кысаларында без исемнәрне ачу һәм премия тапшыру традициясен дәвам итәбез. Быел премия өч номинациядә тапшырылачак. Мондый карарны Попечительләр советы кабул итте. Тиздән без лауреатларның исемнәрен беләчәкбез», – дип хәбәр итте Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.
Исегезгә төшерәбез, премия тапшыру тантанасы 22 нче сентябрьдә Казан Ратушасында 15:00 сәгатьтә узачак. Бәйрәм кунаклары алдында фестивальдә катнашучылар, Россия һәм Татарстан мәдәният эшлеклеләре, шулай ук махсус программа белән җырчы Лариса Долина чыгыш ясаячак.
Узган ел «Казан» журналы коллективы премия лауреаты булды. Тантанада катнашучыларны һәм кунакларны Казан Мэры Илсур Метшин сәламләде.
Казанда «Аксенов-фест» 16 нчы тапкыр үткәрелә һәм традицион рәвештә язучының тормышына һәм иҗатына багышлана. Чаралар берничә локациядә узачак, ә төп мәйданчык В.Аксеновның музей-йортында булачак. Фестивальгә кунак буларак язучы һәм әдәбият белгече Павел Басинский, шагыйрә Екатерина Барбаняга, эссеист Дмитрий Воденников, шулай ук «Литературная газета»ның баш мөхәррире Максим Замшев һәм башкалар чакырылган.
Тулы программа сылтама буенча бастырылган. Фестиваль чараларына керү сайтта һәм +7(843)238-69-96 кайнар линия телефоны аша алдан теркәлү буенча бушлай.