Күрсәтү Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен үтәп, ачык форматта узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь). Иртәгә, 28-нче декабрьдә, Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында «Титры» инклюзив киномәктәбе укучылары катнашында һәм «Филантроп» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы ярдәме белән төшерелгән «Дебют» дип аталган кыска метражлы фильмның премьерасы узачак.
Фильм бертуган Огюста һәм Луи Люмьерларның балачагы турында сөйли. Анда кинематографның барлыкка килү тарихы гына түгел, ә бөек уйлап табучыларга җиңәргә туры килгән тормыш каршылыклары да күрсәтелә.
Күрсәтү Халыкара кино көненә һәм абыйлы-энеле Люмьерларның беренче киносеансының 126 еллыгына багышланган. Ул ачык форматта узачак – сеанска вакцинация яки медотвод турындагы сертификатны раслый торган QR-коды булган барлык теләүчеләр дә килә ала.
Ул арада «Титры» инклюзив киномәктәбе яңа төркем җыю турында игълан итә. Дәресләр 2022 елның 1-нче февралендә башлана. Сораулар һәм гаризаларны dobro@kzn.ru e-mail ына җибәрергә мөмкин, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән оешмасы