Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.09.2023, 09:30

«Иске шәһәр» префектурасын Айрат Фәизов җитәкләде

Элегрәк ул Казанның Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары вазифасын биләде

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче сентябрь). «Иске шәһәр» префектурасын элек Казан Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары вазифасын башкарган Айрат Фәизов җитәкләде. Бүген аны префектура коллективына шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров тәкъдим итте.

Айрат Фәизов «инженер» белгечлеге буенча Казан дәүләт технология университетын тәмамлый, шуннан соң «Саклык банкы» корпоратив университетында өстәмә белем ала, шулай ук «СКОЛКОВО» Мәскәү идарә мәктәбендә, КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә һәм гражданнар оборонасы буенча укыту-методик үзәгендә квалификация күтәрү үтә.

Хезмәт эшчәнлеген ул 2007 елда КДТУда техник булып эшли башлап җибәрә, шуннан соң УВУның югары яшьләр мәктәбе методисты һәм директоры вазифаларын башкара. 2008 елда Айрат Фәизов «Татарстан Республикасы студентлары лигасы» яшьләр иҗтимагый оешмасы советы рәисе була, ә 2010 елда – КДТУга кире кайта, анда студент яшьләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе булып эшли. 2012 елдан 2014 елга кадәр ул шәһәр Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитетында вузлар, ссузлар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы вазифасында эшләгән. 2015 елда комитет рәисе урынбасары була, 2016 елда – аны җитәкли. 2021 елдан 2023 елга кадәр Айрат Фәизов Казанның Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары вазыйфасында эшләде.

Өйләнгән, ике кыз тәрбияли, ТР Рәисе кадрлар резервында тора.

Чарада шәһәр Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алеев һәм шәһәрнең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов катнашты.

Барлык яңалыклар