В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласында вакыты белән бераз кар явачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче гыйнвар). 21-нче гыйнварда Казанда бераз кар явуы фаразлана. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә 15-17 градус салкын , аязган вакытта – минус 20 градуска кадәр, көндез – 10-12 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык саклана.
Гомумән алганда, республика буенча шулай ук вакыты белән бераз кар явачак, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 15 градустан 20 градуска кадәр салкын булачак, аязганда – минус 25 градуска кадәр, көндез 10 градустан 15 градуска кадәр салкын, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.