Юлларда бозлавык саклана.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче февраль). Казанда якындагы тәүлектә аз болытлы булачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. 9-нчы февральгә каршы төндә 24-26 градус салкын, аязганда 32 градуска кадәр җитәчәк. Көндез синоптиклар 18-20 градус салкын булыр дип фаразлыйлар. Юлларда бозлавык саклана.
Республикада шулай ук аз болытлы, көнбатыш, көньяк-көнбатыштан уртача җил булачак. Сишәмбегә каршы төндә минус 24-29 градус булуы көтелә, аязганда минус 36 градуска кадәр җитәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы 18-23 градус салкын тәшкил итәчәк, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.