7 февральдә көндез Татарстан башкаласында явым-төшем көтелми.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы февраль). Киләсе тәүлектә Казанда аязучан болытлы һава булачак, төнлә бераз кар яварга мөмкин, көндез явым-төшем көтелми. Көньяктан 4-9 м/с тизлек белән исүче җил булачак.
Төнлә һаваның минималь температурасы минус 9-11 градус тәшкил итәчәк, аяз вакытларда – минус 15 градуска кадәр. Көндез минус 7-9 градус көтелә. Юлларда бозлавык, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.