17-нче февраль көнне көндез 18 градустан 20 градуска кадәр салкын булуы көтелә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы февраль). Якын көннәрдә Казанда аязучан болытлы һава, явым-төшемсез булачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез уртача тизлектә көньякка таба авышкан. Юлларда бозлавык саклана.
Казанда 25 градустан 27 градуска кадәр, аязганда – 30 градуска кадәр салкын булачак. Көндез чәршәмбе көнне 18 градустан 20 градуска кадәр салкын булуы көтелә.
Татарстан буенча шулай ук явым-төшемсез булачак. Көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба күчүче талгын җил. Төнлә һәм иртән 25-30 градус салкын, аязганда – минус 35 градуска кадәр салкын булачак. 17-нчы февраль көнне көндез һава температурасы 17 градустан 22 градуска кадәр тәшкил итәчәк, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.