В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
28-нче гыйнварда көндез һава температурасы минус 2-4 градус тәшкил итәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче гыйнвар). 28-нче гыйнвар көнне Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә урыны белән юеш кар һәм пыскак яңгыр явуы көтелә, юлларда көчле бозлавык. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача, урыны белән көчәйгәндә секундына 16 метрга кадәр. Һава температурасы алдагы төндә 4-6 градус, иртәгә көндез минус 2 градустан минус 4 градуска кадәр салкын булачак.
Төнлә һәм иртән Татарстанның көнбатыш, төньяк-көнбатыш районнарында урыны белән юеш кар, пыскак яңгыр, аерым районнарда томан булуы мөмкин. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача, урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр. Төнлә температура 4 градустан 9 градуска кадәр, аязган вакытта – 13 градус, көндез 2-7 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда көчле бозлавык саклана, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе сайтында.