Республиканың кайбер районнарында томан һәм кар булуы мөмкин.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Тулаем алганда, республикада урыны белән кар явачак, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы ихтимал. Көньяктан талгын җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы минус 13-18 градус, аязганда - минус 20-25 градус, көндез минус 7-12 градус салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.