В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез республиканың көнбатышында урыны белән кар, юеш кар явуы көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь). 30-нчы октябрьдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр фаразланмый, көньяк-көнчыгыштан талгын җил булачак. Төнлә һава температурасы минус 1-дән 3 градуска кадәр булачак, көндез бераз җылырак – һава +2-4 градуска кадәр җылыначак.
Тулаем Татарстан буенча шулай ук болытлы һава торышы көтелә, төнлә явым-төшемнәр булмаячак. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Көндез республиканың көнбатышында урыны белән кар, юеш кар явуы көтелә. Төнлә һава температурасы минус 1-дән минус 6 градуска кадәр булачак, көндез +4-тән минус 1 градуска кадәр, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.