В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл хезмәтләре казанлылардан автомобильләрне юлларның машина йөрү өлешендә калдырмауларын сорый.
Фото: Марат Мугинов
Кар чыгару Бассейн, Батурин, Бауман, Большая Красная, Кол Гали, Николай Ершов, Фатыйх Кәрим, Касаткин, Кремль, Лесгафт, Лобачевский, Карл Маркс, Островский, Петербург, Сара Садыйкова, Театр, Толстой, Федосеев, Чернышевский, Чехов урамнары участокларыннан планлаштырылган.
Башка участокларда катнаш юл машиналары һәм трактор щеткалары кулланып ком сибү һәм себерү, шулай ук ротор һәм грейдерлар эше башкарылачак, дип хәбәр итәләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан автомобильләрне юлларның машина йөрү өлешендә калдырмауларын сорый, чөнки алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Казанда чистарту мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоннары эшли. Заявкаларны шулай ук «Ачык Казан» сервисында калдырырга мөмкин.