Экологик хокуклар буенча даими комиссия әгъзалары Самосырово чүплегендә, “Восточный” полигонында һәм чүп күчереп төяү станциясендә булдылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нчы май, Алсу Сафина). РФ Президенты каршындагы экологик хокуклар буенча даими комиссия әгъзалары Казанда чүпләр белән эш итү системасы белән таныштылар. Алар Самосырово чүплегендә, “Восточный” полигонында һәм чүп күчереп төяү станциясендә булдылар. Шуннан соң, даими комиссия әгъзалары ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында башкарма хакимият органнары вәкилләре белән киңәшмә уздырдылар.
Билгеләп үтәргә кирәк, кичә Татарстанның Иҗтимагый палатасында хокукларны яклау органнары вәкилләре Казанның экоактивистлары белән очрашты. Активистлар калдыклар белән эш итү, чүп яндыру заводы төзү мәсьәләләре буенча фикерләрен белдерделәр. Чарада ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе директоры Петр Королев, Кеше хокуклары буенча совет рәисе урынбасары Евгений Бобров, Экологик хокуклар буенча даими комиссия җитәкчесе, “Гринпис России” халыкара дәүләтнеке булмаган оешма бүлеге директоры Сергей Цыпленков, эксперт Алексей Киселев һәм башкалар катнашты.
Программаның беренче пункты Самосырово чүплеге булды. Кунакларга аның рекультивацияләү эшләренә кадәр нинди хәлдә булганын һәм рекультивацияләү барышында кичергән үзгәрешләрне күрсәттеләр. Еллар дәвамында чүплек 29 га кадәр мәйданлы территорияне биләде һәм 45 метр биеклеккә җитте. Әлеге чүплек эксплуатациядән 2013 елда чыгарылган. Рекультивацияләү вакытында чүплек биеклеге 15 метрга кимеде. Рөстәм Камалов игътибар иткәнчә, эссе булуга карамастан, чүплектән ис килми һәм шәһәрелеләргә комачауламый.
Кеше хокуклары буенча совет әгъзалары күрше полигон белән кызыксындылар. Искәндәр Гыйниятуллин искәртеп үткәнчә, ул “Казан экология комплексы” ЯАҖ (КЭК) тарафыннан законсыз рәвештә эксплуатацияләнгән, хәзерге вакытта объектны федераль программага кертеп, аны рекультивацияләү мөмкинлеге карала.
Шуннан соң кунаклар “Восточный” полигонына бардылар. Хәзерге вакытта бирегә каты коммуналь калдыклар китерелә. “ПЖКХ” ҖЧҖ генераль директоры Андрей Юрченков хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта полигонның беренче чираты эшли. Ул 830 мең тонна калдыкларны 2 ел дәвамында күмүгә исәпләнгән. Барлыгы 40 га мәйданлы территориядә 4 карта каралган, күмелгән чүпнең гомуми күләме 6 млн тонна тәшкил итәчәк.
Шуннан соң киңәшмәдә катнашучылар Васильченко урамында урнашкан чүпне күчереп төяү станциясендә булдылар. ПЖКХ идарә итүче компаниясенең эксплуатацияләү буенча директоры Евгений Туз сөйләгәнчә, чүпне күчереп төяү станциясенең егәре – тәүлегенә 500 тонна. Киңәшмәдә катнашучылар чүпнең ничек аерылуын һәм пресслануын күрделәр.
Киңәшмәдә кеше хокуклары буенча совет вәкилләре ТР Экология һәм табигать ресурслары, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Кулланучылар хокуклары һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләре белән һава сыйфатын бәяләү мәсьәләре һәм чүп яндыру заводын төзү перспективалары буенча фикер алыштылар. Санкт-Петербургның хокук саклау советының җаваплы секретаре Наталья Евдокимова төп проблемалы сорауларга игътибар итте, аерым алганда республика хакимияте белән диалог булмау, халыкның аз мәгълүматлаштырылуы. Экологик хокуклар буенча даими комиссия әгъзалары хакимият һәм җәмәгатьчелек арасында диалог булдыру мөһимлеген ассызыкладылар.
Моннан кала, Казан Мэры Илсур Метшин белән очрашу нәтиҗәсендә булдырылган эшче төркемне республика дәрәҗәсенә чыгару кирәклеге ассызыкланды.
Әлеге мәсьәләләр буенча фикер алышу Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил бинасында дәвам итте.