В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул 26-нчы февральдә видеоконференция режимында узачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы февраль). Казанның социаль юнәлешле коммерциягә нигезләнмәгән оешмалары вәкилләре «Мөмкинлекләр киңлеге» форумында катнаша алачак. Чара 26-нчы февраль көнне Zoom платформасында видеоконференция режимында узачак.
Форум Бөтендөнья коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар көне алдыннан уздырыла. Аның максаты – уңышлы практикалар белән алмашыну, социаль юнәлешле коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларга ярдәм итү кораллары турында мәгълүмат бирү, коммерциягә нигезләнмәгән берләшмәләрне шәһәр тәртибе мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп итү, дип хәбәр итә оештыручылар.
Форумда төрле юнәлештәге биш мәйданчык эшләячәк, алар арасында хәйрия һәм шәһәр мохитен социальләштерү, патриотик тәрбия бирү, коммерциячгә нигезләнмәгән оешмаларга ярдәм итү кораллары һәм башкалар бар.
Катнашу өчен гаризалар Саратов шәһәре администрациясе сайтында «Мөмкинлекләр киңлеге» социаль юнәлешле коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар форумы бүлегендә кабул ителә.