Шәһәр Мэриясендә бушлай дәресләргә җәмәгать туклануы, кунакханә бизнесы һәм сәүдә йортлары хезмәткәрләре килә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы сентябрь). Казан Мэриясендә бушлай татар теле курслары башланды. Дәресләргә җәмәгать туклануы, кунакханә бизнесы һәм сәүдә оешмалары вәкилләре йөри. Татар телендә иркен сөйләшү аларга клиентлар белән аралашырга ярдәм итәчәк.
Курслар телне яңа өйрәнә башлаучылар һәм дәвам итүчеләр өчен ике төркемдә оештырылган. Атнага ике тапкыр үткәрелә торган 12 дәрес эчендә шәһәрлеләр тел, грамматик һәм сөйләм нигезләрен, шулай ук хезмәт күрсәтү, кунакханә бизнесы һәм җәмәгать туклануы өлкәләренә караган төп лексиканы беләчәкләр. Укытучылар казанлыларны туристларга юнәлтелгән гыйбарәләрне аңларга һәм кулланырга, милли кухня һәм аш-су темасына аралашырга өйрәтәчәкләр.
Курс тәмамлангач, тыңлаучылар таныклыклар алачак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, ресторан бизнесы, җәмәгать туклануы һәм сәүдә оешмалары хезмәткәрләре өчен беренче тапкыр бушлай татар теле курслары Казан Мэриясендә 2021 елда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды.
20 нче сентябрьдән татар телен бушлай курсларда Башкарма комитет хезмәткәрләре дә өйрәнә. Моннан тыш, кондукторлар һәм машина йөртүчеләрне дә кертеп, Казанның җәмәгать транспорты хезмәткәрләре өчен курслар ачу планлаштырыла.